ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан белән Казахстан арасында яңа килешүләргә ирешелде

4 июль 2018, 16:25 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан белән Казахстан арасында яңа килешүләргә ирешелде Очрашуда Казахстан һәм Татарстан сәнәгатьчеләре һәм эшлекле даирәләре катнашкан.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Татарстан белән Казахстан арасында яңа килешүләргә ирешелде. Бүген төштән соң Астана ислам икътисады форумы кысаларында Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Әскәр Мамин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казахстан-Татарстан бизнес форумын уздыру барышында эшлекле сөйләшүләр булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда Казахстан һәм Татарстан сәнәгатьчеләре һәм эшлекле даирәләре катнашкан.

"Татарстан Республикасы – Россиянең алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе. Без Казахстан партнерлары белән автомобильләр төзелеше, суднолар төзелеше, вертолетлар төзелеше, нефть-газ химиясе, югары технологияләр һәм башка өлкәләрдә икътисади һәм инвестицион багланышларны киңәйтергә омтылабыз. Бүген Казахстан территориясендә «Татнефть», «КАМАЗ», «КВЗ» әйдәүче компанияләребез эшләп килә. «Алабуга» МИЗда «Кайнар Технолоджис» Казахстан компаниясе катнашында аккумулятор батареяләр җитештерү буенча резидент теркәлгән. Үткән ел йомгаклары буенча Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 40%ка артты һәм 700 млн. АКШ доллары тәшкил итте. Казанда очрашу барышында Нурсолтан Абишевич товар әйләнешен 1 млрд. АКШ долларына җиткерергә йөкләмә бирде", - дигән Татарстан Республикасы Президенты.

"Республикабыз предприятиеләренең Евразия икътисади берлеге кысаларында сәүдә-икътисад һәм инвестицион багланышларны киңәйтүгә омтылышы зур. Без Казахстан партнерларыбыз белән хезмәттәшлек өчен ачыкбыз", - дип әйткән Рөстәм Миңнеханов.

Әскәр Маминның һәм Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләреннән соң социаль-икътисади һәм инвестицион потенциалны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Казахстан Республикасы оборона һәм аэрокосмос министры Бәйбут Атамкулов тәкъдим иткән. Татарстан Республикасы ягыннан үз продукциясен «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» ААҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Казан вертолетлар заводы» ГАҖ җитәкчеләре һәм башкалар тәкъдим иткән.

Бизнес форум азагында ике яклы документлар имзаланган. К(И)ФУ белән Казахстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясе арасында хезмәттәшлек турында меморандум; Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән «Атамекен» Милли эшкуарлар палатасы арасында хезмәттәшлек турында меморандум; «Ремонтно-технический завод РариТЭК» ҖЧҖ белән «Семипалатинский автосборочный завод» ТҖҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум һәм «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркы» ДАУ белән «Astana Hub» ИТ стартаплары халыкара технопаркы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән

Астана ислам икътисады форумы эше кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Islamic Financial Services Industry Stability Report 2018» хисабын рәсми тәкъдим итүдә һәм «Ислам финанслары: киләчәк зур адым» сессиясе эшендә катнашкан.  Биредә «Астана» халыкара финанс үзәге белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10