ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Atameken Business Channel Казахстан каналына интервью бирде

4 июль 2018, 10:15 , Фото: Atameken Business Channel

Рөстәм Миңнеханов Atameken Business Channel Казахстан каналына интервью бирде Татарстан Президенты Казахстан халкын башкаласы Астананың 20 еллыгы белән котлады.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Atameken Business Channel Казахстан каналына интервью бирде. “Мин барлык Евразия киңлеге өчен шундый мөһим булган вакыйгада катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. Халыкара финанс үзәген ачу – бу бик истәлекле вакыйга”, - диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов Казахстанның һәрвакытта да революцион, хәлиткеч карарлар белән аерылып торуын әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстан игътибар белән Казахстан үсешен күзәтә һәм аннан тәҗрибә үзләштерә.

Республика башлыгы Казахстан халкын Астананың 20 еллыгы белән тәбрик итте һәм “20 ел эчендә шушындый башкала булдыру – бу зур уңыш”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10