ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Ә.Закирҗанов Филология институтына Лев Толстой исеме бирелү белән риза түгел

4 июль 2018, 08:51 , Фото: архив/Рамиль Гали

Ә.Закирҗанов Филология институтына Лев Толстой исеме бирелү белән риза түгел Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бүлек мөдире КФУ да татар теле, татар әдәбиятына өйрәтә торган махсус институт булырга тиеш дип саный.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов КФУ да татар теле, татар әдәбиятына өйрәтә торган махсус институт булырга тиеш дип саный. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына Лев Толстой исеме бирелү белән бик үк риза булмавын әйтте.

“Бер борчуымны әйтеп үтәсем килә. Казан федераль университетының Филология институтына Лев Толстой исеме бирелү белән шәхсән үзем бик үк килешеп бетмим. Әгәр дөньяның кайсы гына почмагындагы кешегә, Лев Толстой исемендәге институт дигәнне әйтсәң, димәк, бар кеше дә Лев Толстойның рус әдәбиятының күренекле вәкиле икәнен белгәнгә күрә, әлеге институтны рус филологиясе дип кабул итәчәк. Ә аның эчендә татар филологиясе булуы турында башына да китермәячәк, татар филологиясе бар дисәң, гаҗәпсенү уятачак. Шул рәвешле, Лев Толстой исеме ачыктан-ачык татар әдәбиятының рус филологясе институты эчендә бер бүлек кенә булуын сиздереп тора дип саныйм мин. Һәрхәлдә, КФУда татар теле, татар әдәбиятын өйрәтә торган махсус институт булырга тиеш иде бит. Милләтнең теленә, әдәбиятына өйрәтә торган махсус статуслы институт яки факультет дәрәҗәсенә лаек бит Татарстан. Моның белән без үзебезнең телебезне, әдәбиятыбызны, тарихыбызны бер баскычка түбәнсетәбез. Аның бүлек дәрәҗәсендә генә калуы белән килешергә ярамый дип саныйм мин”, - дип билгеләп узды Әлфәт Закирҗанов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10