news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Молдовиягә килде, Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны билгеләделәр, Разил Вәлиев "Шаян ТВ" турында фикерләрен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Игорь Додон белән очрашу өчен Молдовиягә килде / ТР Президентының эш графигында – Молдовия Республикасы башлыгы Игорь Додон һәм Премьер-министр урынбасары Кристина Лесник белән очрашу каралган.

Төркестанда төрки дәүләтләрнең мәгълүмат чаралары хезмәттәшлек килешүе төзеде / Казахстанның Төркестан өлкәсе турында мәгълүматлар төрки телләрдә чыгып барачак.

Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны билгеләделәр / Иң яхшы белгечләрне ашлык суктыру күрсәткечләре һәм чаптырылган мәйдан күләме буенча сайлап алганнар.

Разил Вәлиев "Шаян ТВ" турында: Презентация уңай тәэсир калдырды, әмма эчтәлеген баетасы бар / Татарстанның халык шагыйре “Шаян ТВ” балалар каналының презентациясен караган.

Тиздән "Элвин Грей" исеме белән парфюмерия, киемнәр һәм ресторан пәйда булачак / “Алдагы ике-өч елда безнең эшләр шундый”, - диде продюсер Александр Слюсаренко.

Татарстанда медицина җиһазларын торгызу һәм җитештерү комплексы булачак / ТР Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районында тормышка ашырылачак проектны хуплады.

Радик Юльякшин үзенең татар йолдызлары фабрикасын ача / "Элвин Грей" лейблы яңа артистларны дөньяга чыгару өчен мәйданчык булачак", - диде продюсер Александр Слюсаренко.

Барнаулда «Әкият» курчак театры гастрольләре башланды / “Әкият” курчак театры гастрольләре 2 - 5 ноябрь көннәрендә Алтай курчак театры сәхнәсендә уза.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100