ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда медицина җиһазларын торгызу һәм җитештерү комплексы булачак

2 ноябрь 2018, 15:58 , Фото: tatarstan.ru

Татарстанда медицина җиһазларын торгызу һәм җитештерү комплексы булачак ТР Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районында тормышка ашырылачак проектны хуплады.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендәге Инвестицион совет Татарстан медицина кластеры кысаларында өч проектны карады, икесе хупланды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инвестицион совет әгъзаларына шәхси клиентлар өчен медицина җиһазларына хезмәт күрсәтүдә махсуслашкан «ИксМед» проекты тәкъдим ителде.

Фирма җитәкчелеге Татарстанда медицина җиһазларын торгызу һәм җитештерү комплексы, шулай ук метрология лабораториясе ачарга тәкъдим итте.

Инвестицион советта проект бигрәк тә онкоавыруларны ачыклау буенча мөһим булуын билгеләп үттеләр. Шул ук вакытта бу өлкәдә квалификацияле кадрлар җитешмәү проблемасы булуы турында әйттеләр.

Алексей Песошин дәвалау-диагностика үзәге проектын үстерү концепциясен җентекләп эшләргә тәкъдим итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10