ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төркестанда төрки дәүләтләрнең мәгълүмат чаралары хезмәттәшлек килешүе төзеде

2 ноябрь 2018, 09:18 , Фото: Төркестан хакиме матбугат хезмәте

Төркестанда төрки дәүләтләрнең мәгълүмат чаралары хезмәттәшлек килешүе төзеде Казахстанның Төркестан өлкәсе турында мәгълүматлар төрки телләрдә чыгып барачак.

(Төркестан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Казахстанның Төркестан өлкәсе турында яңалыклар биш төрки телдә чыгачак. Төрки дәүләтләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Меморандумга Төркия, Азәрбәйҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Казахстанның мәгълүмат чаралары имза куйды. Килешү нигезендә Төркестандагы яңалыклар бу төрки дәүләтләрнең телләрендә һәм шулай ук рус телендә чыгып барачак.

Өлкә хакиме Жансеит Туймебаев Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаевның Төркестанны илнең мәдәни-рухи үзәге итәргә бурыч куюын әйтте. Беренче чиратта, илгә туристлар җәлеп итү ниятләнә. Бу максатны тормышка ашыру өчен, мәгълүмат таратуга игътибар бирелә. "Мин журналистларны хезмәттәшлеккә чакырам", - диде хаким.

Азәрбәйҗанның иҗтимагый телеканалының (iTV) Астанадагы хәбәрчесе, сәяси фәннәр докторы Физули Мәдҗедли бу килешү ике дәүләт арасындагы элемтәләрне ныгытачак дип уйлый. "Мәгълүмат алмашу икътисади элемтәләргә караганда да мөһимрәк. Төрки элемтәләр арасында мәгълүмат алмашу булса, икътисади һәм мәдәни элемтәләр булачак", - диде ул.

"Бу меморандум Төркия белән Казахстан арасындагы гына түгел, бөтен төрки дәүләтләр арасындагы элемтәләрне ныгытачак. Безнең телебез, гадәтләребез уртак, Төркестан - рухи үзәгебез. Бу килешү - тарихи вакыйга", - диде журналистларга Төркиянең ТРТ телерадиоканалы вәкиллеге директоры Абделхәмит Авшар.

Хуҗа Әхмәт Ясәви (1103-1166) - шагыйрь, төрки дөньядагы суфи карашлы фәлсәфәчеләрнең берсе. Аның фәлсәфә мәктәбе Ясәви тәрикате дип атала. Төрки дөньяда изге кеше санала. Ул җирләнгән урынга әмир Аксак Тимер 1396 елда мавзолей төзетә. Шушы мавзолейда Казахстан ханнары да күмелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10