ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Разил Вәлиев Шаян ТВ турында: Презентация уңай тәэсир калдырды, әмма эчтәлеген баетасы бар

2 ноябрь 2018, 20:12 , Фото: архив/Рамиль Гали

Разил Вәлиев Шаян ТВ турында: Презентация уңай тәэсир калдырды, әмма эчтәлеген баетасы бар Татарстанның халык шагыйре “Шаян ТВ” балалар каналының презентациясен караган.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова).Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Шаян ТВ” балалар каналының презентациясен караганнан соң үзендә уңай тәэсирләр калуын, әмма канал эчтәлеген әле баетырга кирәклеген әйтте. "Минемчә, бу балалар өчен бик тә кызыклы, кирәкле һәм файдалы канал булачак", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

  • "Шаян ТВ" телеканалы презентациясе бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары, РФ Дәүләт Думасындагы Татарстан вәкилләре, министрлар өчен уздырылган. Презентацияне "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм каналның балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе директоры Рәмилә Сәхәбетдинова уздырган. 

“Шаян ТВ” балалар каналы презентациясеннән калган тәэсирләрем мин көткәнгә караганда да яхшырак. Миңа каналның сайтыннан башлап, эчтәлегенә кадәр бик күп нәрсәләре ошады, - диде Разил Вәлиев. - Әмма әле камилләштерәсе урыннары да бар. Эчтәлеген баетырга кирәк. Бигрәк тә тел мәсьәләсенә игътибарны арттырырга кирәк. Чын әдәби тел өлге булырга тиеш”, - диде ул.

Разил Вәлиев каналның тапшыруларында күбрәк балалар катнашырга тиеш дип саный. “Бу тапшыруларда балалар үзләре күбрәк катнашырга тиеш. Чит илләрнең һәм Россиянең яңа бүгенге замана популяр мультфильмнарын күбрәк тәрҗемә итәргә кирәк. Хәзер татар мультфильмнары да көннән-көн камилләшә бара, аны да күбрәк җәлеп итсеннәр иде”, - диде депутат.

Разил Вәлиев презентациядә тәкъдим җиткерүен дә әйтте. “Безнең бүгенге презентациядә нигездә өлкәннәр, 25 яшьтән алып, 70 яшькә кадәр булган кешеләр катнашты. Әмма безгә ошамау – бер нәрсә, бу тапшыру бит безнең өчен түгел, ул – балалар өчен. Мин шушы презентацияне балаларның үзләренә дә күрсәтергә кирәк, дип тәкъдим иттем”, - диде ул.

  • “Шаян – ТВ” балалар телеканалы тәүлек әйләнәсе 12 ноябрь көнне эшли башлаячак. Тапшыруларга лицензия 2018 елның 25нче октябрендә 29510 номеры белән бирелгән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10