ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Барнаулда «Әкият» курчак театры гастрольләре башланды

2 ноябрь 2018, 15:23 , Фото: Дилия Шаязданова

Барнаулда «Әкият» курчак театры гастрольләре башланды “Әкият” курчак театры гастрольләре 2 - 5 ноябрь көннәрендә Алтай курчак театры сәхнәсендә уза.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Барнаулда “Әкият” Татар дәүләт курчак театры гастрольләре башланды. Алтай курчак театры сәхнәсендә «Цветик-семицветик» спектакле күрсәтелде, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакль алдыннан ике театрның җитәкчеләре Роза Яппарова һәм Надежда Васильева тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иткән. “Без сезнең уңайлы, гаҗәеп сәхнәдә беренче тапкыр. Безгә сезнең шәһәр, Алтай курчак театры коллективының җылы кабул итүе бик ошады”, - дигән Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарова.

  •  “Әкият” курчак театры гастрольләре 2 - 5 ноябрь көннәрендә Алтай курчак театры сәхнәсендә уза. Гастрольләр программасында - Адель Хаировның “Өч кыз”, Людмила Савчукның «Хаврошечка» һәм Валентин Катаевның «Цветик-семицветик» спектакльләре.

Гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Алтай өлкәсе Хөкүмәте арасындагы Килешү кысаларында уза. Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлектән тыш, документ мәдәни багланышларны да күздә тота.

Гастрольләр кысаларында Барнаулда яшәүче татарлар белән очрашу үткәрелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10