news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Киләсе өч елга бюджет кабул ителде, татар теле кагыйдәләре махсус сайтта булачак, мәгариф темасына язучы журналистлар бәйгедә катнаша ала.

Алдагы өч елга Татарстан бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде/ 2018 елның гыйнвар-июль айларында уртача айлык хезмәт хакы, 8,6 процентка артып, 33 929 сум тәшкил иткән.



Разил Вәлиев туган телне саклау өчен акча табуны саваплы гамәл дип атады/ Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе мәктәпләрне милли кадрлар белән тәэмин итәргә кирәклеген әйтте.



Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күләме арта/ Татарстанда берничә юнәлештәге чыгымнар буенча субсидияләр билгеләнәчәк.



Татар теленең барлык кагыйдәләре тупланган сайт ачылачак/ Бүген пунктуация өлеше әзер, орфография өлешен баету белән шөгыльләнәбез, диде проект җитәкчесе Илдар Әюпов.



Чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионнары Рөстәм Миңнехановка кәшәкә бүләк итте/ “Динамо-Казан” ир-атлар командасы Россия суперлигасында - уналты, “Динамо-Гипронииавиапром” хатын-кызлар командасы беренче тапкыр җиңүче булды.



Мәгариф һәм фән темасын яктырткан иң яхшы язмаларга V республика бәйгесе башлана/ Бәйгегә тәкъдим ителгән материаллар 2018 елның 1 гыйнварыннан алып 30 ноябренә кадәр матбугат чараларында яисә эфирга чыккан булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100