ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мәгариф һәм фән темасын яктырткан иң яхшы язмаларга V республика бәйгесе башлана

18 октябрь 2018, 09:57 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Мәгариф һәм фән темасын яктырткан иң яхшы язмаларга V республика бәйгесе башлана
Бәйгегә тәкъдим ителгән материаллар 2018 елның 1 гыйнварыннан алып 30 ноябренә кадәр матбугат чараларында яисә эфирга чыккан булырга тиеш.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләренә “Классная работа!" - "Сыйныф эше!" бәйгесен башлап җибәрә. Бу хакта министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Бәйгедә массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар катнаша ала.

Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән өлкәсендәге юнәлешләрнең үсешен кызыклы итеп һәм объектив рәвештә яктырту һәм шулай ук бәйге материалларына куелган таләпләргә туры килү – бәйгедә катнашуның төп шарты.

Бәйгенең жюри составына мәгариф идарәләре вәкилләре, медиакоммуникацияләр өлкәсе һәм җәмәгатьчелек белән эшләү белгечләре һ.б. җәлеп ителә.

Бәйгегә тәкъдим ителгән материаллар 2018 елның 1 гыйнварыннан алып 30 ноябренә кадәр матбугат чараларында бастырылган яисә эфирга чыккан булырга тиеш.

  • "Классная работа" -"Сыйныф эше!" бәйгесе ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту барышы турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10