ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионнары Рөстәм Миңнехановка кәшәкә бүләк итте

18 октябрь 2018, 16:02 , Фото: president.tatarstan.ru

Чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионнары Рөстәм Миңнехановка кәшәкә бүләк итте “Динамо-Казан” ир-атлар командасы Россия суперлигасында - уналты, “Динамо-Гипронииавиапром” хатын-кызлар командасы беренче тапкыр җиңүче булды.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионнары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кәшәкә бүләк итте. Казан Кремлендә чирәмдә хоккей  буенча федераль суперлига җиңүчеләре “Динамо-Казан” ир-атлар һәм “Динамо-Гипронииавиапром” хатын-кызлар командасын котладылар. Татарстанның ике командасы активында унҗиде чемпион титулы бар.

Чествование Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым команд по хоккею на траве мужской «Динамо-Казань» и женской «Динамо-Гипронииавиапром».

“Ир-атлар командасы җиңүләренә ияләнеп беттек инде. Быел аларга “Динамо-Гипронииавиапром” хатын-кызлар командасы җиңүе дә кушылу сөенечле, - диде чемпионнарны котлаганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең авыр, иҗади, җиңүләргә китергән хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм”.

Республика спортчыларының казанышлары лаеклы бәяләнде. Хатын-кызлар командасы баш тренеры Валентина Апельганец Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре исеменә лаек булды. Команда директоры Елена Салова һәм өч спортчы-инструктор: Юлия Ашурова, Тамара Иванова һәм Евгения Сорокина Татарстанның “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. “Динамо-Гипронииавиапром” коллективына һәм аның уенчыларына Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды. Бүләкләрне Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Чествование Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым команд по хоккею на траве мужской «Динамо-Казань» и женской «Динамо-Гипронииавиапром».

Команда капитаны Ирина Осипова Татарстан Президентына бүләк итеп, Россиянең яңа чемпионнары төшкән гомуми фото һәм озак көтелгән җиңүне китергән кәшәкәләрнең берсен бүләк итте.

Шулай ук “Фидакарь хезмәт өчен” медалена “Динамо-Казан” ир-атлар командасы спортчы-инструкторлары Павел Голубев һәм Дмитрий Салов лаек булды. Татарстан Президенты Рәхмәте ир-атлар командасындагы барлык кешегә һәм шәхсән спортчы-инструктор Алексей Майоровка тапшырылды.  

Чествование Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым команд по хоккею на траве мужской «Динамо-Казань» и женской «Динамо-Гипронииавиапром».


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10