ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Алдагы өч елга Татарстан бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде

18 октябрь 2018, 12:31 , Фото: tatarstan.ru

Алдагы өч елга Татарстан бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде 2018 елның гыйнвар-июль айларында уртача айлык хезмәт хакы, 8,6 процентка артып, 33 929 сум тәшкил иткән.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «2019, 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Бүген бу мәсьәлә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 42нче утырышында каралды.

Әлеге закон проекты буенча фикер алышулар барлык комитет утырышларында, парламент тыңлауларында үтте.

Республиканың алдагы берничә елга социаль-икътисади үсеше турында Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, 2018-2019 елларда икътисад үсеше 103 процент булыр дип фаразлана. Татарстанда гыйнвар-сентябрьдә тулай төбәк продукты күләме 1,5 трлн сум, үсеш темпы 101,2 процент. Гомумән алганда, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, тулай төбәк продукты күләме чама белән 2 трлн 228,8 млрд сум дип фаразлана. Сәнәгать җитештерүчәнлеге үсеше 2019 елда 103,3 процент тәшкил итәргә һәм алдагы елларда да 102,5-104,3 процент дәрәҗәсендә торырга тиеш. Министр әйтүенчә, соңгы елларда Татарстанда тулай төбәк продуктта инвестицияләр 30 процент тирәсе тәшкил итә. Бу ел нәтиҗәләре буенча, инвестицияләр күләме 668,9 млрд сум булачак дип көтелә. Бу, 2017 елга караганда, 31,2 млрд сумга күбрәк. Инвестицияләр үсеше 100,5-102,1 процент дәрәҗәсендә фаразлана.

Фәрит Габделганиев әйтүенчә, 2018 елның беренче яртыеллыгы буенча республика предприятиеләренең 25 проценты зыянга эшләгән булып санала. «Бу чыгымга эшләгән предприятиеләрнең берникадәр өлеше инвестиция кертү стадиясендә булуы белән бәйле», - диде министр.

Сорок второе заседание Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва

Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 263,3 млрд сум күләмендә бәяләнә. Алдагы ел белән чагыштырганда, үсеш 1,9 процент тәшкил итә. Министр сүзләренчә, 2019-2021 елларда да авыл хуҗалыгы продукциясенең еллык үсеш темплары 1,9 процент дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. «Авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын кече хуҗалык формалары җитештерә. Авыл җирлегендә эшлеклелек активлыгын арттыру өчен, республика тарафыннан ел саен 2 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу 20 гә якын ярдәм чарасы», - диде  ул.

Икътисад министрлы республика агросәнәгать комплексында әһәмиятле инвестицион проектлар гамәлгә ашырылуын әйтте. Бу ел нәтиҗәләре буенча, азык-төлек сәнәгатенең үсеш темплары 105 процент дәрәҗәсендә булыр, дип фаразлана.

2019 елда хезмәт хакы фонды 105,6-106,8 процентка артыр дип көтелә. Фәрит Габделганиев әйтүенчә, 2018 елның гыйнвар-июль айларында уртача айлык хезмәт хакы, 8,6 процентка артып, 33 929 сум тәшкил иткән. Гадәттәгечә, файдалы казылмалар чыгару, мәдәният, спорт, электр энергиясе белән тәэминат, мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармакларында хезмәт хакы иң югарысы.

2019 елга бюджет сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе – РФ Президенты Указларын тормышка ашыру кысаларында, бюджет өлкәсендәге аерым категория гражданнарның хезмәт хакын ел саен арттыру. 2019 елның 1 октябреннән бюджет өлкәсенең аерым категория хезмәткәрләрнең эш хакы 4,3 процентка, 2020 елның 1 октябреннән 3,8 процентка, 2021 елның 1 октябреннән 4 процентка күбрәк булыр дип көтелә.

Бюджет буенча, шулай ук, финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. 2019 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше - 271,5 млрд сум, чыгым өлеше 275,6 млрд сум булачак. Дефицит – 4,1 млрд сум. Республика бюджетында керем 228,2 млрд сум, чыгым 232,3 млрд сум тәшкил итәчәк. Дефицит, шулай ук – 4,1 млрд сум.

2020 елга фараз түбәндәгечә: консолидацияләнгән бюджетта керемнәр – 270 млрд, чыгымнар 274,6 млрд сум, бюджет кытлыгы 4,8 млрд сум. 2021 елда консолидацияләнгән бюджетта керемнәр 277,6 млрд сум, чыгымнар 282,9 млрд сум, дефицит 5,3 млрд сум. Татарстан бюджетында керемнәр 232,1 млрд сум, чыгымнар 237,4 млрд сум.

Алга таба финанс министры киләсе елда Татарстанда кайсы өлкәгә күпме акча бүлеп биреләчәген әйтте.

Депутат Илшат Әминов бюджет кытлыгының арта баруын билгеләп үтеп, аннан котылу өчен акчаның каян алыначагы белән кызыксынды. Радик Гайзатуллин дефицитның ел башына калдыклар хисабына балансланачагын әйтте. «Ягъни, үз керемнәребез хисабына каплау күздә тотыла», - диде.

Фәрит Габделганиевка, Радик Гайзатуллинга тагын унлап депутаттан сораулар җиткерелде. Разил Вәлиев "Киләчәк” - “Будущее”, “Татарстан балалары”, “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” һәм «Мирас-наследие» программаларының 2019 елда төгәлләнүен искәртеп, «2020-2021 елларга аларны финанслауга акча табылырмы», дип сорады . Радик Гайзатуллин әйтүенчә, әгәр программалар озайтылса, алар 2020-21 елларда үз өлешен табачаклар. Илшат Әминов тулай төбәк продукт күләменең күпмесенә кече һәм урта бизнес өлеше туры килә дип кызыксынды. Фәрит Габделганиев кече һәм урта бизнеста үсеш 20 процент тирәсе фаразланганын әйтте. Тулай төбәк продукт күләменең якынча 10 процентын кече һәм урта бизнес тәшкил итәргә тиешлеген билгеләп узды.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, тулаем алганда, бюджет Татарстан бюджеты чыгымнары үсешен чикләүгә юнәлдерелгән. Закон проектының чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга, Татарстан казнасының тотрыклыгын саклап калуга йөз тотканын билгеләп үтте.

2019 елда социаль-мәдәни өлкә һәм иҗтимагый инфраструктура объектларын финанслау буенча алдагы елларда башланган эш дәвам иттереләчәк. Бюджетта федераль программаларны кушылып финанслауга, бюджет учреждениеләре милкенә салымнарны түләү өчен акчалар каралганын әйтте.

Леонид Якунин әйтүенчә, закон проектына карата төзәтмәләрне 26 октябрьгә кадәр кертергә мөмкин.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджет турында закон проектының төрле комитетларда җентекләп каралганын билгеләп узды. Парламент тыңлауларыннан соң Хөкүмәттән күп кенә сорауларга җаваплар алынганын әйтте. Тәкъдим ителгән закон проектының социаль-икътисади үсешнең төп параметрларына нигезләнгәнен белдерде. "Мин бюджет, чыгымнар статьялары буенча, дөрес язылган дип уйлыйм", - диде һәм җиң сызганып эшкә керешергә кирәклеген ассызыклады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10