news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

14 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент Казан хакимиятенә фермерларга аяк чалмаска кушты, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа министрны тәкъдим итте.

Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының сигезенче томын хәйриячеләргә тапшырды / “Яңарыш” фондының “Хәйриячеләр китабы” сигез ел дәвамында чыгып килә. 

Марат Әхмәтов инвесторларга Казаннан торып кына эшләп булмавы турында әйтте / “Хуҗалыкларга әллә нигә бер барып кына эшләп булмый, анда даими яшәргә кирәк”,- диде ул.

Президент Казан хакимиятенә фермерларга аяк чалмаска кушты / Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга сәүдә итү мәсьәләләрен хәл итүне йөкләде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа министрны тәкъдим итте / Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков Татарстан сәламәтлек саклау министры булды.

Казан дары заводы ябыла / Дары Удмуртиянең Кизнер бистәсендә җитештереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов сөт бәяләре мәсьәләсендә Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итәчәген әйтте / Президент Сочида узачак киңәшмәдә шушы мәсьәләне күтәрергә вәгъдә бирде.

Милли Шура рәисе Чиләбедәге татар мәктәбе укытучыларын Казанда кабул итәчәк / Бүген Васил Шәйхразиев Чиләбедә эшлекле сәфәрдә.

Татарстанда сөрү җиреннән иң күп һәм иң аз керем алган районнар билгеле (исемлек) / Иң зур керем - Тукай районында, иң азы - Чирмешәндә, диде министр Әхмәтов.

Урал федераль округы татар оешмалары җитәкчеләре Чиләбедә җыелды / Милләтне саклауны үзебездән башларга тиешбез, дип белдерде очрашуда В.Шәйхразиев.

Авыл хуҗалыгы министры кимчелекләрдә һава торышы һәм базар шартларын гаепләмәскә куша / “Бездән дә авыррак шартларда эшләүчеләр бар”,– ди ул.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бер генә сайлау кампаниясе дә “Татарстан - Яңа Гасыр”дан башка узмый”/  Бүген “Татарстан – Новый Век” – “Татарстан – Яңа Гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы күчмә утырышы узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100