ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа министрны тәкъдим итте

14 февраль 2018, 12:46

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа министрны тәкъдим итте  Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков Татарстан сәламәтлек саклау министры булды.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстан сәламәтлек саклау министрын коллективка тәкъдим иттеләр. Яңа министр Марат Садыйковны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

 Марат Садыйковны Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп билгеләү турындагы указны бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалавын “Татар-информ” хәбәр иткән иде.

Марат Садыйков1993 елда “Педиатрия” белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. 2008 елдан Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы вазифасында.

2014 елның октябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр