ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт, Рәсми Татарстан

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бер генә сайлау кампаниясе дә “Татарстан - Яңа Гасыр”дан башка узмый”

14 февраль 2018, 19:40 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бер генә сайлау кампаниясе дә “Татарстан - Яңа Гасыр”дан башка узмый” Бүген “Татарстан – Новый Век” – “Татарстан – Яңа Гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы күчмә утырышы узды.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Бүген "ТИСБИ" идарә университеты базасында “Татарстан – Новый Век” – “Татарстан – Яңа Гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы күчмә утырышы узды. Аны Дәүләт Советы рәисе, хәрәкәтнең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырышта “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәте Югары советы әгъзалары, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары урынбасарлары, территориаль бүлек советлары рәисләре һәм яшьләр секторы җитәкчеләре, хәрәкәтнең зона координацион советы рәисләре катнашты.

“Татарстан – Новый Век” – “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәте әгъзалары утырышта өч мәсьәләне карады. Хәрәкәтнең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты сайлаулары буенча “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәте сайлау кампаниясендә бурычлары турында чыгыш ясады. Ул республиканың муниципаль берәмлекләрендә хәрәкәт активистлары сайлау кампаниясендә актив катнашыр, дип өметләнүен белдерде. "Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз алдына һәм республика алдына куя торган максатлар һәм бурычлар сайлау чорында әзерлек һәм актив эшләү башлангычы өчен җирлек булыр, дип уйлыйм”, дип билгеләп үтте ул.

Татарстан сайлаучыларының барлык дәрәҗәдәге сайлауларда актив катнашуы республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында иң мөһим традицияләрнең берсе, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы рәисе республиканың сәнәгать, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, төзелеш, медицина һәм ваклап сату сату тармакларында казанышлары турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җавап биреп, республикадагы һәм илдәге сәяси вакыйгаларда актив катнашучы “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәте эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Бер генә сайлау кампаниясе дә “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәте катнашыннан башка узмый. Без, бөтен җәмгыять, хакимият органнары һәм сәяси партияләр алдына бу сайлау кампаниясен закон кысаларында гадел һәм чиста оештыру бурычын куяр өчен, тагын бер тапкыр җыелдык. Әлбәттә, территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәтеннән вәкилләр ярдәм итәчәк”, - дип тәмамлады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр