ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Икътисад

Казан дары заводы ябыла

14 февраль 2018, 09:58

Казан дары заводы ябыла Дары Удмуртиянең Кизнер бистәсендә җитештереләчәк.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Казан дары заводын ябачаклар, һәм шундый ук завод Удмуртиянең Кизнер бистәсендә ачылачак. Бу хакта Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Дмитрий Мантуров Россия Президенты Владимир Путинга, Кизнерда яңа җитештерү предприятиесе булдыру сәбәпле, "Куркыныч саналган күпләп дары җитештерүне Казанда туктату" карары турында хәбәр иткән. Бу хакта ведомство хәбәрендә әйтелгән.

Казандагы заводны ябып, Кизнерда яңасын эшләтеп җибәрү вакыты һәм кертеләчәк инвестицияләр проект төркеменең уртак карары белән билгеләнә.

“Шулай ук химик коралны юкка чыгару объектларын (Кизнерда – Т-и. иск.) санацияләү буенча министр Президентка җиткергән вакытны исәпкә алырга кирәк”, - дип билгеләп үтелгән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр