news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

12 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумында катнашты, Т.Миңнуллинга багышланган Иртыш моңнары фестивале Гран-при иясенә 1 мең евро бирелә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Һиндстан бизнес-форумы уздырырга тәкъдим итте / Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында Татарстан Президенты Һиндстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры белән очрашты.

Илдар Сәгъдәтшин Мәскәүдәге китап ярминкәсендә иң күп сатылган китапларны атады / Татарстан китап нәшрияты күргәзмәсен 4 меңнән артык кеше караган.

Яңа Кырлай авылында “Ат көненә” багышланган ат чабышлары була / Ат җигү тизлегенә, иң яхшы арбага, атта иң тиз йөртүгә бәйгеләр дә оештырыла.

КФУ студенткасы Әдилә Әхмәтова Европада концертлар куйган / Казан федераль университетында белем алучы студент кыз Германия һәм Финляндия татарлары өчен чыгыш ясаган.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Монголия белән уңышлы хезмәттәшлекне үстерергә тели / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга белән очрашты.

Туфан Миңнуллинга багышланган Иртыш моңнары фестивале Гран-при иясе 1 мең евро алачак / Казахстанның Сәмәй шәһәрендә узачак “Көзге Иртыш моңнары” Халыкара татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә быел Туфан Миңнуллин җырлары яңгыраячак.

Рифат Фәттахов Рәшит Ваһапов фотосын сызып ташлаган баннерга аңлатма бирде / Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе җырчының йөзен сызып ташлаган баннер таратылуның уйланылып бетмәгән адым булуы турында әйтте.

Алексей Песошин Яңа Чишмә район суды ачылышында катнашты / Яңа Чишмә район судын капиталь ремонтлау өчен 17,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

“Башкортстанның әдәбият мәктәбе” проектында яшь татар иҗатчылары катнаша / 14-25 яшьтәге милләттәшләребездән 11 әдәби кулъязма кабул ителгән.

Новосибирск өлкәсендәге күп балалы татар гаиләсенә “Ата-ана даны” ордены бирделәр / Кыштовка авылында яшәүче Вахитовлар гаиләсе бүгенге көндә җиде бала үстерә.

Татарстан Республикасы белән Чжэцзян провинциясе хезмәттәшлек турында килешү имзалады / Бүген Татарстан Республикасы Президенты Кытайның өч провинциясе - Сычуань, Чжэцзян, Шаньдун җитәкчелеге белән очрашты.

«Чаллы-ит» ҖЧҖ директоры урынбасарын «хәләл» дуңгыз ите өчен штрафка тартканнар / Компания складындагы 2,5 мең «Хәләл» стикеры конфискацияләнгән, ә маркировкаланган продукцияне утильләштерүгә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100