ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Яңа Кырлай авылында “Ат көненә” багышланган ат чабышлары була

12 сентябрь 2018, 07:35 , Фото: архив/Рамиль Гали

Яңа Кырлай авылында “Ат көненә” багышланган ат чабышлары була Ат җигү тизлегенә, иң яхшы арбага, атта иң тиз йөртүгә бәйгеләр дә оештырыла.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). 15 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында “Ат көненә” багышланган дистанцияле халыкара ат чабышлары узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чабышлар 40, 80 120 км араларда узачак. Шулай ук чара кысаларында "Аргамак", "Авыл егетләре", Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе призларына чабышлар планлаштырыла. "Ат көне" бәйрәме уңаеннан, ат җигү тизлегенә, иң яхшы арбага, атта иң тиз йөртүгә конкурслар була.

Моннан тыш, бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнә, Казан шәһәренең балалар өчен ат спорты мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышлары була, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе һәм башка чаралар оештырыла.

Бәйрәм  11.00 сәгатьтә башлана. 

Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, "Казан" халыкара ат спорты комплексы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария берләшмәсе, "Татмелиорация" ТК ҖЧҖ, "Сервис-Агро" ҖЧҖ оештыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10