ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Һиндстан бизнес-форумы уздырырга тәкъдим итте

12 сентябрь 2018, 11:16 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Һиндстан бизнес-форумы уздырырга тәкъдим итте Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында Татарстан Президенты Һиндстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры белән очрашты.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Суреш Прабху әфәндене Татарстанга чакырды һәм аның катнашында Татарстан-Һиндстан бизнес-форумы уздырырга тәкъдим итте.  Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең өчен Һиндстан партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерү мөһим» - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр ныклы дуслык традицияләренә таяна һәм стратегик партнерлык рухында үсә.

Татарстанның Һиндстан белән күркәм хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Быел апрель аенда ТР Президенты җитәкчелегендәге республика делегациясе Андхра-Прадеш һәм Телангана штатларында булды. Әлеге штатларның җитәкчеләре белән очрашулар, Татарстан һәм Һиндстан эшлекле даирәләре катнашында бизнес-форум узды,

«Фарма-Сити» фармацевтика кластерына сәфәр оештырылды. «Һиндстан белән фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлек – бик перспективалы юнәлеш», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Сәүдә-икътисад өлкәсендә яхшы багланышлар урнаштырыла. Һиндстанда Татарстан вертолетларын, «КАМАЗ» йөк машиналарын һәм нефть химиясе продукциясен яхшы беләләр.

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасы турында сөйләде, икътисадның төп тармакларына (нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше, нефть химиясе, авиа- һәм вертолетлар төзү) басым ясады.

Үз чиратында, Суреш Прабху Һиндстан белән Татарстан арасында авыл хуҗалыгы, ИТ, фармацевтика, нефть һәм газ чыгару өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мөһимлеген билгеләп үтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10