ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Монголия белән уңышлы хезмәттәшлекне үстерергә тели

12 сентябрь 2018, 11:55 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Монголия белән уңышлы хезмәттәшлекне үстерергә тели Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга белән очрашты.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Монголия белән уңышлы хезмәттәшлекне үстерергә тели. Бүген Көнчыгыш икътисади форумы-2018 киңлекләрендә узган очрашуда Татарстан Президенты  Рөстәм Миңенханов Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулгага шул фикерен әйтте. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Халтмаагийн Баттулгага очрашу өчен рәхмәт әйтте һәм Монголиядә берничә мәртәбә булуын билгеләп үтте. «Без Сезнең ил җитәкчелеге белән очрашкан идек, Монголиянең әйдәүче предприятиеләрендә булдык. Бүгенгә безнең яхшы багланышлар корылган. Татарстан Монголия белән уңышлы хезмәттәшлекне үстерергә тели», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстан – нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче республика. Төбәктә нефть химиясе, машина төзелеше, шиналар җитештерү һәм авыл хуҗалыгы тармаклары алга киткән. «Туризм һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек тә зур кызыксыну уята. Шулай ук мәгариф өлкәсендә дә багланышларны киңәйтергә кирәк», - дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.

Халтмаагийн Баттулга сүзләренчә, Монголиянең Россия төбәкләре белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрен ныгыту – өстенлекле бурычларның берсе. Аерым алганда, Татарстанның шиналар җитештерү тармагы ил өчен кызыклы. «Бездә йөкләр асылда җир өсте транспортында ташыла. Шуңа күрә безгә шиналар күп кирәк. Бу юнәлештә мөмкин булган хезмәттәшлек вариантларын карау әйбәт булыр иде», - диде ул. 

Очрашуда РФ Монголиядә Россия Федерациясе Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Искәндәр Азизов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10