ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новосибирск өлкәсендәге күп балалы татар гаиләсенә “Ата-ана даны” ордены бирделәр

12 сентябрь 2018, 18:29 , Фото: tatar-congress.org

Новосибирск өлкәсендәге күп балалы татар гаиләсенә “Ата-ана даны” ордены бирделәр Кыштовка авылында яшәүче Вахитовлар гаиләсе бүгенге көндә җиде бала үстерә.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Новосибирск өлкәсендә яшәүче күп балалы Якуп һәм Лилия Вахитовлар гаиләсенә Россия дәүләт бүләге - “Ата-ана даны” орденын бирделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кыштовка авылында яшәүче Вахитовлар гаиләсе бүгенге көндә җиде бала үстерә.

"Ата-ана даны" ("Гаилә институтын ныгыту һәм балалар тәрбияләүдә уңышлары өчен") орденын милләттәшләребезгә Новосибирск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Травников тапшырды.

 

"Гаилә башлыгы Якуп Вахитов татар теле укытучысы. Ул шул ук вакытта Кыштовка районында имам. Лилия Вахитова — журналист. Әлеге татар гаиләсе төбәктә бик күпләр өчен үрнәк гаилә", диелгән әлеге хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10