news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

10 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов икътисадны модернизацияләү буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керде, Казан кинофестиваленең бүләкләү тантанасы булды.

Продюсер Светлана Бохараева татарча мультфильм өчен Россия финансларын җәлеп итә алган / "Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмы өчен Россия Мәдәният министрлыгы 2 миллион сум субсидия биргән. 

Рөстәм Миңнеханов икътисадны модернизацияләү буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керде / Хөкүмәтнең Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча яңа комиссиясен Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкләде.

Россия актерлары Камил Ларин белән Марат Бәшәров үзара татарча сөйләшәләр / Камил Ларин - Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунагы.

Татарстан мөфтие Һиҗри исәп буенча Яңа ел белән тәбрикли / Бүген кич һиҗри исәп буенча 1440 елның мөхәррәм ае башлана.

Шамил Агиев: Озын гомерле булуның сере – спортны яратуда /ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе фикеренчә, Татарстанда спорт республика җитәкчелеге ярдәме белән актив үсеш кичерә.

Мәскәү спорт мәктәбе көрәш төркеменә укучылар җыя / Көрәш дәресләре түләүсез, тренерларга хезмәт хакын Мәскәүнең Спорт һәм туризм департаменты түли.

Татарстанда иртәгә төнлә кырау төшүе көтелә / 11 сентябрьдан 12сенә каршы төндә һәм иртән республика территориясендә температура -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Япон егете Лондонда татар теле дәресләре бирә / Бөекбритания башкаласында татар теле буенча курслар эшли башлый.

Монреаль татарлары куйган "Беренче театр" спектаклен интернетта карап була / Спектакльнең премьерасы 8 апрельдә булган иде.

“Хозур ТВ” телекомпаниясе ислам диненә нигезләнгән кыска метражлы фильмнарын тәкъдим итте / Социаль роликлар презентациясендә танылган Россия театр һәм кино актеры, Татарстан Республикасы мөфтие һәм мөселман блогерлар чыгыш ясады.

Милли бәйге лауреатлары үз статуэткаларын һәм акчалата призларын кабул итеп алды / Казан кинофестиваленең бүләкләү тантанасы "Эрмитаж-холл"да бара.

“Белем җәүһәрләре-2018” бәйгесендә "ВКонтакте" челтәрендәге төркемнәр дә катнаша ала / Быел әлеге бәйге ТР Мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыгы һәм “ВКонтакте” социаль челтәре белән берлектә үткәрелә.

"Мулла" фильмы Иң яхшы режиссер эше номинациясендә җиңү яулады / XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы режиссерлары булып Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100