ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Милли бәйге лауреатлары үз статуэткаларын һәм акчалата призларын кабул итеп алды

10 сентябрь 2018, 19:42 , Фото: архив/Рамиль Гали

Милли бәйге лауреатлары үз статуэткаларын һәм акчалата призларын кабул итеп алды Казан кинофестиваленең бүләкләү тантанасы "Эрмитаж-холл"да бара.

Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли бәйгесе лауреатлары билгеле.

Милли бәйгедә дүрт номинация билгеләнгән: «Иң яхшы тулы метражлы милли фильм», «Иң яхшы кыска метражлы милли фильм», «Балалар өчен иң яхшы милли фильм», «Иң яхшы милли документаль фильм».

«Иң яхшы тулы метражлы милли фильм" - Галина Долматовскаяның "Чистополь: Из жизни малого города" фильмы
«Иң яхшы кыска метражлы милли фильм» - Влада Васильеваның "Рабочий момент" фильмы;
«Балалар өчен иң яхшы милли фильм» - Елена Ермолинаның "Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмы;
«Иң яхшы милли документаль фильм» - Алешаның "Зачем я это делаю" фильмы. Алеша - кинофестивальнең иң серле персонажы. Фестиваль ачылышында ул кызыл келәмнән битлектән узды.

  • Шунысы игътибарга лаек, Милли конкурс җиңүчеләре акчалата премия дә ала. Милли конкурс призларының гомуми суммасы - 500 мең сум. Иң яхшы тулы метражлы фильм җиңүчесе - 200 мең сум, башка милли конкурс номинацияләре җиңүчеләре 100әр мең сум премия ала. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10