ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Мәскәү спорт мәктәбе көрәш төркеменә укучылар җыя

10 сентябрь 2018, 18:24 , Фото: спорт95.рф

Мәскәү спорт мәктәбе көрәш төркеменә укучылар җыя Көрәш дәресләре түләүсез, тренерларга хезмәт хакын Мәскәүнең Спорт һәм туризм департаменты түли.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Мәскәүнең 95нче олимпия резервы спорт мәктәбенә көрәш буенча дәресләргә кызлар һәм малайларны чакыралар. Бу хакта көрәш буенча атказанган спорт остасы, ике тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкырлар Россия һәм төбәк Сабан туйлары батыры Рамил Нуриманов “Татар-информ”га хәбәр итте.

“Бу мәктәптә көрәш белән алтынчы ел шөгыльләнәләр. Без өч тренер эшлибез, арабызда хатын-кыз да бар. Кызларның да көрәш дәресләренә теләп килүе бик кызык. Бүген төркемнәрдә малайлар һәм кызлар саны бертигез дип әйтергә була. Һәрбер төркемдә 20 кеше. Балаларын 4 яшьтән алып килүче әти-әниләр шактый күп. Унөч яшькә кадәрге балаларны алу мөмкинлеге бар. Көрәш белән киләчәктә яхшы шөгыльләнер өчен, баланы кече яшьтән әзерләү яхшы”, - ди Рамил Нуриманов.

Көрәш дәресләре түләүсез. Шулай ук мәктәптә ирекле көрәш һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнү мөмкинчелеге бар, әмма анысы түләүле, дип хәбәр итте атказанган спорт остасы. Көрәш тренерларына хезмәт хакын Мәскәүнең Спорт һәм туризм департаменты түли.

Рамил Нуриманов әти-әниләргә балаларын көрәшкә алып килсеннәр һәм үзләре дә спорт белән шөгыльләнсеннәр дигән теләген әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10