ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов икътисадны модернизацияләү буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керде

10 сентябрь 2018, 17:12 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов икътисадны модернизацияләү буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керде Хөкүмәтнең Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча яңа комиссияcен Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкләде.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтнең Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча яңа комиссиясе составына кертелде. Яңа комиссияне Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкли.

Министрлар Кабинеты җитәкчесе вице-премьерлар белән киңәшмәдә билгеләп узганча, Хөкүмәт комиссиясе Илкүләм технологик инициатива кысаларында, төп юнәлешләрне билгеләү, технологик үсеш механизмнарын, дәүләт көйләве буенча ысулларны һәм формаларны сайлау, хакимият органнары эшен коорднацияләү белән шөгыльләнәчәк.

Хөкүмәт комиссиясенә бизнес, фән, хакимиятнең федераль органнары, төбәкләр һәм фәнни оешмалар вәкилләре кертелгән.

Комиссия рәисенең урынбасарлары буларак, Россия вице-премьеры Максим Акимов һәм Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов та әлеге исемлектә бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10