ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Дин

“Хозур ТВ” телекомпаниясе ислам диненә нигезләнгән кыска метражлы фильмнарын тәкъдим итте

10 сентябрь 2018, 18:00 , Фото: Рамиль Гали

“Хозур ТВ” телекомпаниясе ислам диненә нигезләнгән кыска метражлы фильмнарын тәкъдим итте Социаль роликлар презентациясендә танылган Россия театр һәм кино актеры, Татарстан Республикасы мөфтие һәм мөселман блогерлар чыгыш ясады.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казанда “Ривьера” күңел ачу комплексында XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Хозур ТВ” телекомпаниясенең кыска метражлы фильмнары халыкка тәкъдим ителде.

Социаль роликлар презентациясендә билгеле Россия театр һәм кино актеры Сергей Романович, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөселман блогерлар чыгыш ясады.

Фильмнар мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләргә каршы килгән хәзерге заман җәмгыятенең әхлакый өстенлекләре һәм ислам дине хакындагы стереотиплар турында сөйли. “Хозур ТВ” телеканалының төп максаты – дини агарту, рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру һәм җәмгыятьтә толерантлык тәрбияләү.

  • Телеканал кабельле тапшырулар режимында Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында трансляцияләнә. “Хозур ТВ” телеканалы Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән ачылган.

“Бэби-клуб” иртә үсеш үзәге җитәкчесе, блогер Алсу Камалова чыгышында “Хозур ТВ” телекомпаниясенә барлык эшләнгән эш өчен рәхмәт әйтте. “Әле караган роликтан соң мин бу вакыйганы, бүген сөйләргә планлаштырмаган булсам да, сөйләми булдыра алмыйм. 2005 елның май аенда булган хәлләр. Бу минем күңел түрендәге тарихым. Мин әтием белән машинада барам. Әти үзенең балачагы турында сөйли, мин аның янында утырып, рәхәтләнеп тыңлыйм. Әти үзенең әти-әнисе, аларның ярдәме һәм әтиемне югары уку йортына укырга керткәндә түккән көчләре хакында сөйли. Ул вакытта югары уку йортына керергә бик авыр булган. Менә шушы моментта минем бик каты әтиемнең кулын тотасым килде, әмма мин ничектер оялдым. Бераздан тагын әтиемнең кулын тотам дидем, әмма тагын оялдым. Бу 9 май иде. Бездә ничектер хискә бирелүчәнлек дигән әйбер юк иде. Ә 19 май көнне минем әтием фаҗигале рәвештә һәлак булды. Мин шул вакытта әтиемнең кулын үз кулыма алмаганга бик нык үкенәм. Һәм мин гел шушы тарихны сөйлим. Шуңа күрә әти-әниегез исән булганда, аларның кадерен белегез”, - диде Алсу Камалова.

Күп балалы ана, блогер Гүзәл Хөснетдинова мөслимәләргә карата стереотиплар турында сөйләде. “Җәмгыятьтә стереотиплар күп. Имеш мөслимәләр – секта. Мөселман хатын-кызы, хиҗаб кигән хатын-кыз – террорчы хатын. Бу стереотиптан беркая да китеп булмый. Син яулык бәйләгәнсең икән, димәк, син террорчы. Мин аны барысын да баштан кичердем. Беренче бала белән йөкле булганда, мине автобуска кертмәделәр. Миңа “Без бит синең эчеңдә нәрсә икәнен белмибез. Баламы анда, шартлаткычмы”, диделәр. Миңа ул мизгелдә бик аяныч иде. Мин ислам динен кабул иткән чакта шундый негатив мөнәсәбәтне кичерергә мәҗбүр булдым. Тагын бер очрак, шулай ук автобус белән бәйле. Кызлар, алдан ук әйтеп куям, һичкайчан да алай эшләмәгез. Мин автобуска кердем, автобуста бер төркем техникумда укучы егетләр һәм кызлар утыра. Алар имеш беркем дә ишетмәслек итеп сөйләшәләр, әмма аларның пышылдашуларын нишләптер бөтен автобус ишетә. “Карагыз-карагыз, террорчы хатын керде. Хәзер безне шартлатачак”, дип, мине сөйлиләр. Мин бик кызу кеше, минем кебек эшләргә ярамый, әмма ачуым чыкты. Мин яннарына бардым да, “Әйе, минем бомба бар, мин хәзер сезне шартлатам”, дидем. Шушы сүзләрдән соң арткы урыннарда беркем дә калмады. Мин король хатыны кебек утырдым да, өйгә кадәр шулай кайттым. Алай эшләргә ярамый, әмма алар ни сөйләделәр, нәрсә теләделәр, шуны алдылар. Мин алар теләгәнчә эшләдем”, - дип сөйләде Гүзәл Хөснетдинова.

Казан әниләре өчен булдырылган беренче офлайн-клуб җитәкчесе, алып баручы Яна Фролова “Хозур ТВ” каналының әни кеше өчен никадәр мөһим икәнен билгеләп әйтте. “Мин, әни кеше буларак, балам мультфильмнар караганда, аның башына ниләр сеңә икән дип, бик борчылам. Мин үзем, дөресен генә әйткәндә, мультфильмнарны кабул итмим. Минем кызым мультфильмнар карамый дисәң дә була. Безнең киләчәк – безнең балаларның кулларында. Барысы да без биргән тәрбиядән тора. Бала тәрбияләү – ул бик зур хезмәт. Намуслы бала үстерергә теләгән әти-әни үз баласы өчен үрнәк булырга тиеш”, - диде Яна Фролова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10