Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Укытучының җенси мөнәсәбәтләр таләп итүенә зарланган балалар белән психолог эшли
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белән бергә «Акчарлак» приютына психолог килде.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Психолог ТР Балык Бистәсе районында «Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләр белән эшли. Анда кызлар хезмәт укытучысы җенси мөнәсәбәтләр таләп итүгә зарланган иде. Бу хакта ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.
«Минем өчен балаларның әхлакый-психологик халәтен бәяләү мөһим иде. Шуңа күрә мин приютта булдым һәм минем белән психолог та барды. Без һәр бала белән әңгәмә кордык», — дип сөйләде балалар омбудсмены.
Ул приютта тәрбияләнүчеләрнең бу хәлдән соң бик нык борчылуын әйтте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, социаль челтәрләрдә ТР Балык Бистәсе районында «Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт укытучысының бәйләнүе турында сөйләгән видеоролик чыкты.
Әлеге хәлдән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов приютта тикшерү үткәрергә кушты. Анда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерүчеләре барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз