Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Балык Бистәсендәге «Акчарлак» приютында тикшерү үткәрергә кушты
Социаль приютка балалар һәм яшүсмерләр өчен тикшерү-оператив төркем җибәрелгән.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Балык Бистәсе районында «Акчарлак» приютында тикшерү уздырырга кушты. Анда тәрбияләнүчеләр социаль челтәрләрдә приют хезмәткәре бәйләнүгә зарланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы Президентына «Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләргә карата мәгълүмат пәйда булуы турында хәбәр ителгән. Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр Алексей Песошинга тикшерү оештырырга һәм аның нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушты», — диде Лилия Галимова.
Элегрәк социаль челтәрләрдә приютта тәрбияләнүчеләр хезмәт укытучысы аларга карата гадәти булмаган игътибар күрсәтә, дип сөйләгән видео пәйда булды. Балык Бистәсе районы прокуроры таләбе буенча социаль учреждениегә тикшерү-оператив төркем җибәрелгән инде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәгълүматның дөреслеген тикшерә. Тикшерү хезмәткәрләренең шулай ук видеоролик таратучыларга сораулары бар, монда балигъ булмаганнарның хокуклары бозылырга мөмкин.
«Акчарлак» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют 2003 елда ачылган. Анда авыр тормыш хәлендә калган 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны һәм яшүсмерләр тернәкләнү уза. Приют 25 урынга исәпләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз