Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан прокуратурасы тәрбияләнүчеләр зарланган социаль приютны тикшерә
Хокук саклаучылар социаль челтәрләрдә урнаштырылган мәгълүматның дөреслеген тикшерә.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуратурасы социаль приютны тикшерә. Анда балалар хезмәткәрнең җенси мөнәсәбәтләр таләп итүеннән зарланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Социаль челтәрләрдә видеоязма чыкты. Анда ТР Балык Бистәсе районында социаль приютта тәрбияләнүчеләр учреждение хезмәткәрләренең берсе җенси кагылгысызлыгына кул сузулары турында сөйлиләр.
Шуңа бәйле рәвештә күзәтчелек ведомствосы тикшерү оештырган, ә социаль приютка прокурор таләбе буенча тикшерүчеләр чыккан. Хәзер хокук саклаучылар социаль челтәрләрдә урнаштырылган мәгълүматның дөреслеген тикшерә.
Шулай ук прокурор балигъ булмаганнар белән видеоязма ясаучыны һәм видеороликларны интернетта урнаштыру хокукый яктан дөрес булу-булмавын тикшерәчәк.
Закон бозуларны ачыклаган очракта чара күреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз