news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәйләнү турындагы гаугалы видеороликта төшүчеләр башка приютка күчереләчәк

Балалар омбудсмены Татарстанның Балык Бистәсе районында «Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашты.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Балалар омбудсмены Татарстанның Балык Бистәсе районында «Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләрне икенче приютка күчерергә тырышачак. Алар укытучы бәйләнүдән зарланды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сөйләде.

Социаль челтәрләрдә кызлар хезмәт укытучысы бәйләнүе турында сөйләгән видео чыккач, Удачина учреждениене тикшергән һәм балалар белән сөйләшкән.

«Мин шәхсән «Акчарлак» приютында булдым. Минем өчен балаларның әхлакый-психологик хәлен, шартларны, учреждениенең микроклиматын бәяләү мөһим иде», — дип сөйләде балалар омбудсмены.

Удачина сүзләренчә, әңгәмә вакытында балалар бу хәл буенча борчылуларын әйткән. Бигрәк тә видеоролик төшерүдә катнашкан балалар борчыла.

«Әлеге вәзгыять приютта тәрбияләнүчеләре арасында да шау-шу куптарган. Барлык балалар да нык борчыла. Һәркем бу хәлне үзенчә кабул итте. Видеороликны төшерүдә катнашкан кызлар аның халыкка чыгуына бик борчыла», — диде Гүзәл Удачина.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, социаль челтәргә ТР Балык Бистәсе районында «Акчарлак» социаль приютының дүрт тәрбияләнүчесе хезмәт укытучысының бәйләнүләре турында сөйләгән видео чыккан иде.

Әлеге хәлдән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов приютта тикшерү үткәрергә кушты.

Прокуратура таләбе буенча «Акчарлак»та тикшерү башланды. Шунда ук Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерүчеләре барды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100