news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы утырышы: Премьер-министр калды, вице-премьерлар билгеләнде

7нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 12нче утырышы үткәрелде. Аның эшенә парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итә. Көн тәртибенә Татарстан Республикасы Премьер-министрын, аның урынбасарларын һәм Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесен билгеләү мәсьәләләре чыгарылган иде.

Татарстан Дәүләт Советы утырышы: Премьер-министр калды, вице-премьерлар билгеләнде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Утырыш туры эфирда трансляцияләнде. Парламент эшчәнлеге барышы турында Дәүләт Советында аккредитация узган журналистлар язды.

Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка уңышлы эшчәнлек теләде

Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча фикер алышуга күчкәнче, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык депутатлар корпусы исеменнән Рөстәм Миңнехановны сайлануы, Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы белән котлады.

«Әйдәгез, аңа уңышлар һәм килешенгән эш телик», – диде ул залдагы парламентарийлары алкышлары астында.

Шуннан соң Мөхәммәтшин парламентарийларга яңа депутатны – Чаллы картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичевны тәкъдим итте. Ул 18нче санлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда җиңүгә иреште.

Утырышта шулай ук Татарстан башкарма хакимиятеннән сенатор итеп билгеләнгән, элек ТР Рәисе ярдәмчесе урынын биләгән Тимур Нагуманов катнашты. Парламент спикеры аны депутатларга яңа вазифада тәкъдим итте һәм нәтиҗәле хезмәт теләде.

Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры итеп билгеләнде

Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры итеп билгеләнде. Әлеге боерыкны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Моңа кадәр депутатлар сессиядә Татарстан Премьер-министры вазифасына Песошин кандидатурасын бертавыштан хуплаган иде.

«Алексей Валерьевич 2014 елдан Премьер-министрның беренче урынбасары вазифасында. 2017 елдан республика Хөкүмәтен җитәкли. Моңа кадәр ул Казанда төрле вазифаларда эшләде һәм хөкүмәттә эшләү өчен бик яхшы юл үтте. Бу еллар эчендә Татарстан тотрыклы рәвештә илебезнең лидер төбәкләре рәтенә керә», – диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшендә махсус хәрби операция кысаларындагы бурычлар аеруча әһәмиятле. «Алексей Песошин җитәкчелегендә республикада махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла, җирле үзидарә органнарының, сәнәгать оешмаларының, бизнес-бергәлекләрнең, волонтерларның үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге җайга салынды», – диде Татарстан Рәисе.

Песошин махсус операция зонасына, шулай ук Татарстан шефлыгындагы шәһәрләргә берничә мәртәбә шәхсән үзе барып кайтты, дип өстәде Миңнеханов. Республика җитәкчесе сүзләренчә, бу аның дәүләт бурычларын хәл итүгә җаваплы каравын раслый.

«Алексей Валерьевич республика ирешкән нәтиҗәләрне саклап калырга гына түгел, ә Татарстанның алга таба да үсешен тәэмин итәргә сәләтле дип ышанам. Песошинның бай тәҗрибәсе, республика мәнфәгатьләренә тугрылыгы, югары профессиональлеге – уңышлы эшләү өчен ныклы нигез», – диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Татарстан Хөкүмәтендә тугыз вице-премьер үз постын саклап калды

Депутатлар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Татарстан Премьер-министры урынбасарлары кандидатураларын хуплады. Карар бүген ТР Дәүләт Советының 12нче утырышында кабул ителде.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына Рөстәм Нигъмәтуллинның кандидатурасы расланды. Парламент утырышында кандидатураны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

«Рөстәм Камил улының Премьер-министрның беренче урынбасары вазифасына турыдан-туры бурычларына илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлеген контрольдә тоту, шул исәптән барлык дәүләт органнарының ведомствоара хезмәттәшлеген оештыру керә, бу билгеләнгән максатларга ирешү өчен нигез булып тора, – дип белдерде Песошин.

Премьер-министр Нигъмәтуллинның йөкләнгән бурычларга җаваплы карашта булуын да билгеләп китте. «Шулай ук Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанның махсус хәрби операциядә катнашуы, республика территориясен пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмнәреннән саклау, ТР территориясендә транспорт һәм торак төзелеше өлкәсендәге эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен дә алып бара. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасында эшләгәндә Рөстәм Камильевич үзен системалы фикерләүгә, иң югары бурычларны куя һәм шушы бурычларны тормышка ашыра белә торган җитәкче буларак күрсәтте», – дип әйтте ул.

Татарстан Премьер-министры урынбасарлары вазифасына Васил Шәйхразыев, Ләйлә Фазлыева һәм Роман Шәйхетдиновның кандидатуралары хупланды. Шамил Гафаров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе вазифасын саклап калды. Олег Коробченко Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры, Марат Җәббаров Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры вазифаларына хупланды.

Равил Әхмәтшин Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасында эшләвен дәвам итәчәк.

Ринат Садыйков Лисичанск һәм Рубежноены торгызу буенча ТР вице-премьеры итеп билгеләнде

Моннан тыш, ТР яшьләр эшләре министры вазифасын башкарган Ринат Садыйков республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу эшенә кураторлык итүче Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Моңа кадәр әлеге вазифаны Фәнил Әһлиуллин башкарды.

ТР яшьләр эшләре министры вазифасын башкарган Ринат Садыйков республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу эшенә кураторлык итүче Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде.

«ТР Премьер-министры урынбасары вазифасында Ринат Наил улының бурычларына Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыгындагы шәһәрләренең инфраструктурасын торгызу мәсьәләләре керәчәк», – диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин, кандидатураны тәкъдим итеп.

Песошин билгеләп үткәнчә, Садыйковның дәүләт хакимияте органнары системасында оештыру тәҗрибәсе зур, шулай ук шефлыктагы территорияләрнең хакимият органнары белән җайга салынган элемтәләре бар. Яшьләр эшләре министры вазифасын башкарганда ул күп тапкырлар махсус хәрби операция уздыру зонасына барды, гуманитар йөкләр китерүне контрольдә тотты, әлеге территорияләрдә яшәүче балалар өчен республика сәламәтләндерү оешмаларында ял оештыру мәсьәләләрен хәл итте.

Моннан тыш, Песошин сүзләренчә, Ринат Садыйков дәүләт хакимияте органнарына яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча методик ярдәм күрсәткән, студентлар өчен махсус хәрби операция катнашучылары белән очрашулар үткәргән.

«Ринат Наил улының тәҗрибәсе шефлыктагы территорияләрдә кичектергесез гуманитар бурычларны оператив хәл итү һәм ремонт-торгызу эшләрен оештыру өчен дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары белән предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам», - диде Алексей Песошин.

Ринат Садыйков яшьләр эшләре министры вазифасында 2023 елның гыйнварыннан бирле эшләде. Шефлыктагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу эшенә кураторлык итүче ТР Премьер-министры урынбасары вазифасын моңарчы 2024 елның июленнән бирле Фәнил Әһлиуллин башкарды.

Татарстан Дәүләт Советының 13нче утырышы датасын игълан иттеләр

7нче чакырылыш Дәүләт Советының 13нче утырышы 25 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә парламентның утырышлар залында булачак. Мондый карар бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде.

Татарстан Республикасы Рәисе республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк парламент утырышының кайчан буласы өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot