Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ринат Садыйков Лисичанск һәм Рубежноены торгызу буенча ТР вице-премьеры итеп билгеләнде
ТР яшьләр эшләре министры вазифасын башкарган Ринат Садыйков республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу эшенә кураторлык итүче Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Аның кандидатурасын депутатлар бүген ТР Дәүләт Советының 12нче утырышында хуплады.
«ТР Премьер-министры урынбасары вазифасында Ринат Наил улының бурычларына Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыгындагы шәһәрләренең инфраструктурасын торгызу мәсьәләләре керәчәк», – диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин, кандидатураны тәкъдим итеп.
Песошин билгеләп үткәнчә, Садыйковның дәүләт хакимияте органнары системасында оештыру тәҗрибәсе зур, шулай ук шефлыктагы территорияләрнең хакимият органнары белән җайга салынган элемтәләре бар. Яшьләр эшләре министры вазифасын башкарганда ул күп тапкырлар махсус хәрби операция уздыру зонасына барды, гуманитар йөкләр китерүне контрольдә тотты, әлеге территорияләрдә яшәүче балалар өчен республика сәламәтләндерү оешмаларында ял оештыру мәсьәләләрен хәл итте.
Моннан тыш, Песошин сүзләренчә, Садыйков дәүләт хакимияте органнарына яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча методик ярдәм күрсәткән, студентлар өчен махсус хәрби операция катнашучылары белән очрашулар үткәргән.
«Ринат Наил улының тәҗрибәсе шефлыктагы территорияләрдә кичектергесез гуманитар бурычларны оператив хәл итү һәм ремонт-торгызу эшләрен оештыру өчен дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары белән предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам», - диде Алексей Песошин.
Ринат Садыйков яшьләр эшләре министры вазифасында 2023 елның гыйнварыннан бирле эшләде. Шефлыктагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу эшенә кураторлык итүче ТР Премьер-министры урынбасары вазифасын моңарчы 2024 елның июленнән бирле Фәнил Әһлиуллин башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз