news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Ләйлә Фазлыеваның социаль әһәмияттәге эшләрен билгеләде

Алексей Песошин Ләйлә Фазлыеваның социаль әһәмияттәге эшләрен билгеләде
Фото: «Татар-информ» архивы

ТР Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Ләйлә Фазлыева кандидатурасын республика Премьер-министры урынбасары вазифасына тәгаенләү өчен хупладылар.

«Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә Татарстанда «Демография» «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният» илкүләм проектлары гамәлгә ашырыла, алар гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә, гомер озынлыгын арттыруга һәм хезмәт яшендәге халыкның үлем-китем санын киметүгә, мәдәни инициативаларны хуплауга һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта Ләйлә Ринат кызы социаль өлкә мәсьәләләре буенча 29 Хөкүмәт комиссиясен һәм эшче төркемнәрне җитәкли һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә», – диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин аны тәкъдим иткәндә.

Ул шулай ук аның инициативасы белән Татарстан Республикасында бөтен профилактика субъектларының ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлегенә һәм психологик ярдәм күрсәтүгә нигезләнгән халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтүнең бердәм структурасы төзелүен ассызыклап үтте.

Песошин махсус хәрби операция башланганнан бирле Ләйлә Фазлыеваның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү белән бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнүен дә әйтеп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot