news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Соңгы биш елда Татарстан тотрыклы үсешен күрсәтте

Соңгы биш елда Татарстан пандемия, санкцияләр басымы алдында да тотрыклы үсешен күрсәтте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта үз вазифаларына керешү тантанасында әйтте.

«Республика – бүген илнең терәк булырлык төбәге. Уртак хезмәтебез нәтиҗәсе – ул көчле икътисад, социаль иминлек, уңайлы мохит, милләтара һәм конфессияара татулык һәм тынычлык. Бу елларда республика тулай төбәк продуктын, сәнәгать производствосын үстерде, цифрлы трансформация буенча лидер булды», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул илкүләм һәм республика программалары кысаларында тормыш сыйфатын яхшырту буенча эшләр башкарылганын әйтте. Болар торак, социаль объектлар төзү, төзекләндерү, ишегалларын матурлау, юллар төзү, җәмәгать киңлекләрен булдыру һәм башкалар.

Татарстан Рәисе халыкны кайгырту игътибар үзәгендә булу мөһимлеген ассызыклады. Халыкның тормыш сыйфатын үстерү өстенлекле бурычлар рәтендә булуына ишарәләде.

«Бүген Татарстан командасы – илгә һәм республикага хезмәт итүчеләр, туган илен яклап, эш урынында көч куючылар. Алда безне зур эш көтә», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу эшләрне башкаруда сайлауда катнашкан барлык сәяси көчләргә исәп тотуын да әйтте.

Татарстанның төп үсеш юнәлешләре Дәүләт Советына еллык юлламада урын алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot