news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендәге янгыннан соң җинаять эше кузгатылды

«Татар-информ»га билгеле булганча, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендәге янгыннан соң җинаять эше кузгатылган. Агентлык мәгълүматлары буенча, тикшерүчеләр янгынның берничә версиясен карый.

«Татар-информ» агентлыгы «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендәге янгын турында элегрәк хәбәр иткән иде. ТР Яшьләр эшләре министрлыгында белдерүләренчә, янгын бинаның чормасында башланган, шуннан соң түбәсенә күчкән.

Янгынның мәйданы 500 квадрат метр тәшкил иткән, аны кичке алтылар тирәсендә генә сүндергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot