news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе чормасында янгын чыккан

Казанның Гладилов урамындагы 49нчы йортта янгын чыккан дигән хәбәр бүген 11.38 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына килде, дип сөйләделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Урында янгын «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе чормасында чыккан булуы ачыкланган. Бинадан 80 кеше мөстәкыйль рәвештә чыккан. Беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын сүндерүчеләр урында 2нче янгын рангы буенча эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100