news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» бинасында янгынны сүндереп бетерделәр

Кичке алтылар тирәсендә янгын сүндерүчеләр Казанның Гладилов урамындагы «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә чыккан зур янгынны сүндерде.

Ут 500 квадрат метр мәйданга таралган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агентлык Казанда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе яна башлавын хәбәр иткән иде.

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, янгын чормада башланган, шуннан соң түбәгә ут капкан.

Прокуратура тикшерү башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot