Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшьләр эшләре министрлыгы: «Йолдызлык» бинасында янгын чормада чыгып түбәгә күчкән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә янгын чормада башланган, шуннан соң түбә яна башлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бинадан барлык кешене чыгарганнар, янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшне дәвам итә.
«Урында шулай ук Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры Рафис Хәбибуллин һәм Татарстанның яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков та бар», – дип өстәделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Элегрәк «Татар-информ» Казанда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе чормасында янгын чыгуын хәбәр иткән иде. Прокуратура тикшерү башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз