Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ринат Мөхәммәдиев Фатих Сибагатуллин турында: Энергиясе ташып торды
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Татар иле» федераль газетасының баш мөхәррире, язучы Ринат Мөхәммәдиев Фатих Сибагатуллин белән студент чакта ук таныш булуын сөйләде. Аның энергиясе артыгы белән ташып торды, дип искә алды.
«Фатих Сәүбәнович белән озак еллар дус яшәдек, студент вакыттан ук таныш идек. Ул Мамадыш районына беренче секретарь булып килгәч якыннан таныштык. Эленке-салынкы яшәгән Мамадыш районын биш-алты ел эчендә аякка бастырып китте. Шул көннән бирле Мамадыш районы республикада алдынгы, мактаулы һәм мул уңыш бирә торган, кешеләре чын мәгънәсендә тырышып эшли торган район булып калды. Мин аңа шуның өчен һәрвакытта рәхмәтле булдым», – диде ул.
Ринат Мөхәммәдиев сүзләренчә, Фатих Сәүбәнов зур энергияле кеше булган. «Фатих Сәүбәнович бик сирәк очрый торган зур энергияле кеше иде. Энергиясе артыгы белән ташып торды. Ул битарафлыкның ни икәнен белмичә яшәде. Үз халкын да, туган ягын да, дусларын да яратты. Гадәти кеше булмады. Һәрвакытта янып, ут булып яшәде. Нык кеше иде, вакытсыз китеп барды. Урыны җәннәттә булсын», - диде ул.
- Сәясәтче, депутат, җәмәгать эшлеклесе Фатих Сибагатуллин бүген төнлә вафат булды. Хушлашу мәрасиме иртәгә шимбә көнне, 25 июньдә, 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак. Фатих Сибагатуллин Арча районының Апаз авылында сәгать 11дә җирләнәчәк.
- Римзил Вәлиев: Фатих Сибагатуллин эшләнгән һәр урынында үзенчә революция ясады.
- Рамил Төхвәтуллин: Фатыйх Сибагатуллин урын өстендә калмыйча батырларча китеп барды
- Разил Вәлиев: Фатих Сибагатуллин соңгы арада экология проблемалары турында борчылды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз