news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин универсаль пособие турында: Гаиләгә ярдәмнең яңа системасын эшләтеп җибәрергә кирәк

Россиядә 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә ярдәм итү системасы формалаштыру тәмамланды. Бу турыда РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте. Бу нәтиҗәгә якынаерга быел гамәлгә куелган яңа универсаль пособие мөмкинлек бирде.

«Менә бу пособиене булдырып, без бу система өстендә эшне тәмамлыйбыз һәм, әгәр гамәлгә ашыру барышында ниндидер өстәмә үзгәрешләр таләп ителсә, алга таба аны төзәтәчәкбез», - диде Голикова балалы гаиләләргә ярдәм итүгә багышланган киңәшмәдә.

РФ Президенты Владимир Путин бу ярдәм чараларын кертүгә әзерлек эше берничә ел алып барылды, дип белдерде.

«Без күптән яңа пособие булдыру, бердәм система булдыру өчен омтылабыз... Минем ассызыклыйсым килә, бу без омтылган һәм киләсе елдан ирешергә тиешле нәтиҗәгә таба озын юл иде. <...> Һәм бернигә дә карамастан, без бу эшне төгәлләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа системасын эшләтеп җибәрергә тиеш», - диде ул.

Искәртик, универсаль пособиены 2023 елдан рәсмиләштерергә мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100