news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда беренче балага ана капиталы 590 мең сумга кадәр артачак

Киләсе елда беренче балага ана капиталы 590 мең сумга кадәр артачак
"Татар-информ" архивы

2023 елда Россиядә ана капиталы күләме артачак. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, беренче балага 590 мең сум тирәсе түләнәчәк.

«Икенче балага ул 780 мең сумга якын булачак», - диде Котяков социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә.

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә ана капиталы программасын озайтулары турында искә төшерде.

«Ел саен миллионга якын гаилә ана капиталы ала. Бу программа 2026 ел ахырына кадәр озайтылды», - диде ул.

Искәртик, элегрәк Путин Россия гаиләләренең фәкыйрьлеге куркынычын минимумга калдырырга һәм аларга ярдәм чараларын көчәйтергә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100