news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Котяков: Хезмәт өчен түләү һәм яшәү минимумы 1 гыйнвардан инфляциядән югарырак була

1 гыйнвардан Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) һәм яшәү минимумы инфляциядән югарырак артачак. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр итте.

Шул ук вакытта ул Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме белән яшәү минимумы арасындагы аерманы 30 процентка арттырырга кирәк булачагына игътибар итте.

Якындагы өч елга федераль бюджетта Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үсеше темпы яшәү минимумыннан югарырак билгеләнде, һәм өч еллык нәтиҗә буенча аерма 10 процентка җитәчәк, дип хәбәр итте Котяков.

«Быел хезмәт өчен минималь түләү күләме инфляциянең тиз үсүе шартларында ике этапта артты. Артуның икенче этабы 2023 елның 1 гыйнварыннан була. Ягъни яшәү минимумының зурлыгы да, хезмәт өчен түләүнең минималь күләме дә көтелгән инфляциядән югарырак артачак», - диде ул балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә.

Искәртик, РФ Президенты Владимир Путин Россиядә хезмәт хакының үсеш темплары бәяләрнең үсешеннән артта кала, дип белдерде. Инфляция кимегән саен бу вазгыять яхшы якка үзгәрәчәк, дип вәгъдә итте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100