news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалы гаиләләр өчен бердәм пособиенең уртача күләме 13 900 сум тәшкил итәчәк

Балалы гаиләләр өчен бердәм пособиенең уртача күләме 13 900 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка сылтама белән РИА Новости  хәбәр итте.

Элегрәк Котяков әйтүенчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан бала туу һәм тәрбияләү өчен айлык бердәм түләүгә күчү каралган. Бу түләү бүген гамәлдә булган җиде ярдәм чарасын берләштерә һәм гаиләләргә бала туганнан алып 17 яшькәчә бердәм шартларда бюджеттан ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк.

«Яңа пособие социаль казначылык принциплары буенча биреләчәк, ягъни электрон рәвештә, белешмәләр җыймыйча бирелгән бер гариза нигезендә. Пособие билгеләнгәндә мохтаҗлыкка комплекслы бәя бирелә. Пособие күләме турында әйттем. Безнең илдә мондый пособиенең уртача максималь күләме 13 900 сум тәшкил итә», - диде Котяков Россия Президенты Владимир Путин белән балалы гаиләләргә ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмәдә.

Шулай ук ул бу түләүләрне финанслау федераль бюджет һәм Россия төбәкләре бюджетлары хисабына башкарылачагын билгеләп үтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100