news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Абрамченко вертолеттан Шәмәрдән авылында җирләрне торгызуны бәяләде

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко вертолеттан Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында җирләрне яңадан торгызуны бәяләде. Территорияләрне вертолеттан карауда шулай ук Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Тупланган экологик зыян объектының мәйданы 16 мең кв метрдан артык тәшкил итә. Объект «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бетерелгән. Башкарылган эшләрнең бәясе 76,6 млн сум тәшкил иткән.

Рекультивациягә кадәр җир кишәрлегендә нефть битумы белән тулган дүрт котлован булган, алар XX гасырның 90нчы елларында бөлгенлеккә төшкән завод урынында калган. Тимер юл һәм урман янында начар ис килеп торган участок бар иде. Ул агулы һәм бик куркыныч булган. Хәзер участок тулысынча торгызылган һәм яшелләндерелгән, дип билгеләп үттеләр Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры шулай ук Рөстәм Миңнехановны һәм Виктория Абрамченконы шул ук авылдагы тагын бер җир участогын рекультивацияләү планнары белән таныштырды. Сүз Шәмәрдән авылында Завод урамындагы җир кишәрлеге турында бара. Элегрәк Абрамченко бу участокны «Чиста ил» федераль проектына кертүне килештергән иде. Быел бу эшкә керешәчәкләр. Пычранган территориянең гомуми мәйданы 4 746 кв.м.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко Татарстанга эш сәфәренә килде. Ул ләмле кырларны рекультивацияләү буенча Татарстан тәҗрибәсе белән танышты, биологик чистарту корылмаларында, калдыкларны утильләштерү буенча төзелә торган завод мәйданчыгында һәм Самосырово полигонында булды, Татарстанда агачларның һәм куакларның ничек үстерелүе белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100