news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Абрамченко Казанның биологик чистарту корылмаларын, ләм кырларын карады

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Казанның биологик чистарту корылмаларында һәм ләм кырларында булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Россия вице-премьеры БЧКда башкарылган эшләр белән танышты.

Виктория Абрамченкога 2023 елда нинди эшләр планлаштырылуы турында сөйләделәр. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, «Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү» объектында эшләр 2021 елның ноябрендә башланган иде. Эшнең заказчысы - ТР Главинвестстрой. Генераль подрядчы - «Ядран-Строй» ҖЧҖ .

Биологик чистарту корылмаларын (БЧК) колачлы реконструкцияләү шәһәр агынтыларын чистарту сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк дип фаразлана. Реконструкция «Экология» илкүләм проектының «Иделне сәламәтләндерү» федераль проекты, шулай ук чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләүнең төбәк программасы кысаларында алып барыла.

Реконструкциядән соң БЧК системасы канализация суларының зур күләмнәрен кабул итә һәм чистарта алачак. Бу шәһәрне төзү, киңәйтү, яңа объектларны канализациягә тоташтыру өчен мөһим.

Казанның биологик чистарту корылмаларында һәм ләм кырларында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров һ. б. лар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100