news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов белән Абрамченкога Татарстанда агачлар үстерү турында сөйләделәр

Миңнеханов белән Абрамченкога Татарстанда агачлар үстерү турында сөйләделәр
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко республиканың Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булды. Алар теплицаларны, орлык үзәген, лабораторияне һәм полигоннарны карады, Татарстан белгечләре куллана торган технологияләр белән танышты.

Кунакларга үзәктә ябык тамыр системалы үсентеләрне үстерелү турында сөйләделәр. Ел саен өч ротация эчендә биредә якынча 12 млн данә үстерелә. Үсентеләрнең яртысы гади нарат, 30 проценты Европа чыршысы, 15 проценты Себер карагае. 5 проценты агачларның башка токымнарына туры килә.

Моннан тыш, мәйданчыкта декоратив агач һәм агач-куак токымнарының кырыктан артык төре үстерелә, аннары аларны яшелләндерү өчен кулланалар.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Виктория Абрамченко Татарстанның урман сәнәгате комплексы күргәзмәсен карады, шулай ук мәктәп урманчылыклары эшендә кадрлар әзерләү системасы һәм тармакны цифрлаштыру барышы белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100