news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Абрамченко урманнарны саклау һәм «Экология» проекты хакында фикер алышты

Миңнеханов һәм Абрамченко урманнарны саклау һәм «Экология» проекты хакында фикер алышты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Идел буе федераль округында беренче урында. Проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендәге эш график кысаларында да уңышлы алып барыла, дип белдерде Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда.

Хөкүмәт Рәисе урынбасары республикага кичә килде һәм берничә объектта, шул исәптән биологик чистарту корылмалары, Казандагы ләм кырлары һәм Самосырово полигоны белән танышырга өлгерде инде.

«Барысы да график буенча бара. Бернинди куркыныч та күрмибез», - дигән нәтиҗә ясады Абрамченко әлеге объектлар белән танышканнан соң. Рөстәм Миңнеханов вице-премьерга Татарстан проектларына карата игътибарлы булганы өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда урманнарны саклау, «Экология» илкүләм проектын үтәү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100