news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татар теленнән имтихан тапшырган укучыларга өстәмә балл стимул була ала

Марат Әхмәтов: Татар теленнән имтихан тапшырган укучыларга өстәмә балл стимул була ала
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов фикеренчә, татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырган укучыларга өстенлекләр бирү – аларга стимул булырга мөмкин.

«Комиссиянең эшчәнлеген башлаган елларда ук укучылар, укытучылар белән аралашу нәтиҗәсендә әлеге мәсьәләне күтәреп, мөрәҗәгать белән чыккан идек. Мөрәҗәгатьне Мәскәүгә – Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына җиткердек. Ниндидер сәбәпләр белән бу мәсьәлә ахыргача хәл ителеп бетмәде. Бүген без тагын бер кат инандык: югары уку йортларында төрле кызыксындыру чаралары аша ун балл бирә торган өстәмә баллга татар теленнән бердәм республика имтиханы да кертелергә тиеш», - диде ул журналистларга.

Марат Әхмәтов Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында әлеге проблеманы күтәргән Түбән Кама шәһәренең 35нче лицееннан 11нче сыйныф укучысы Самира Сәгыйтованың тәкъдимен хәл итәргә тырышачакларын әйтте. «Татар телле республикада татар теленең киләчәге турында кайгыртабыз икән, бу мәсьәләне чишү юлларын эзләргә тиешбез. Бәлки, Татарстан Рәисе ресурсларын җәлеп итәргә кирәк булыр. Без бу проблеманы ишеттек», - диде ул.

«Татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруны алар үзләренә өстәмә йөк буларак кабул итте. Бу укучыларыбыз – кадерле шәхесләр. Шундыйларны киләчәктә күбрәк итәргә тырышырга кирәк. Татар теленең киләчәген күрергә телибез икән, ул – мәктәптә, гаиләдә, укучыларыбызда. Яшь буын ни дәрәҗәдә күңелендә саклап, аны дәвам итә ала – телебезнең язмышы шуның белән бәйле булачак», - диде ул.

Аның әйтүенчә, әлеге укучылар укытучылары кебек фикер йөртә белә. «Бу очрашу укучыларыбызда өлгергән фәлсәфи фикерләү барлыгын күрсәтте. Борчылалар, кайгыралар, уйланалар, эзләнәләр... Димәк, аларның күңеле татарча уйлый, фикерли», - дип өстәде Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100