news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Мирзаһитов: Татар теленнән республика имтиханы тапшырып вузга кереп булмый

Рамил Мирзаһитов: Татар теленнән республика имтиханы тапшырып вузга кереп булмый
Рамил Гали

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов әйтүенчә, татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырып, бер югары уку йортына да кереп булмый.

«Бу имтиханны гына тапшырып, хәтта безнең югары мәктәпкә дә укырга кереп булмый. Без абитуриентларны тигез шартларда күрергә тиеш, закон буенча шулай. Югары уку йортына керер өчен бөтен абитуриентлар да барлык фәннән бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга тиеш, яисә барлык бала да институтта тест рәвешендә эчке имтихан тапшыра. Татар теленнән БДИ чит төбәкләрдә юк, республика имтиханы Татарстан өчен генә, шуңа күрә республика имтиханын тапшырган балалар калган балалар белән өстәмә сынау тапшырачак», - дип аңлатты ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Югары мәктәпкә Башкортстан, Чувашия, Пермь һ.б. төбәкләрдән укырга килүчеләр бар. «Бу төбәкләрнең берсендә дә татар теленнән республика имтиханы юк. Россиянең мәгариф министрлыгыннан: «Сез алдан ук абитуриентларны төрле дәрәҗәгә куеп, белемнәрен бәялисез. Бөтен абитуриент та тигез шартта булырга тиеш», - диделәр. Шуңа күрә соңгы елларда татар теленнән республика имтиханы буенча укырга кабул итмибез, барлык абитуриент та югары мәктәптә татар теленнән эчке имтихан тапшыра», - диде ул.

«Быел республикада 8 бала республика имтиханын тапшырды. Татар теленнән бердәм республика имтиханын сайлаганнар икән, димәк, алар безнең уку йортына укырга керергә ниятләгән. Без алар белән очраштык, без алар белән элемтәдә торабыз. Безгә укырга килергә сүз бирделәр. Бүгенге көндә аларның күбесе документларын тапшырды. Татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыручылар татар теленнән эчке имтиханны да әйбәт бирерләр дип өметләнәбез, чөнки алар моңа әзер», - диде Рамил Мирзаһитов.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100