news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теленнән республика имтиханын тапшырган укучы өстенлекләр бирүне сорады

Татар теленнән республика имтиханын тапшырган укучы өстенлекләр бирүне сорады
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары белән очрашу үткәрделәр. Түбән Кама шәһәре 35нче лицееннан 11нче сыйныф укучысы Самира Сәгыйтова татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган укучыларга югары уку йортына кергәндә әлеге имтиханның нәтиҗәләре исәпкә алынмавын билгеләп үтте.

«11нче сыйныфны тәмамлаганда һәр имтихан әзерләнү өчен күп вакыт ала. Татар теленнән республика имтиханын тапшыручылар артсын өчен өстәмә мотивация тудырырга кирәк. Әлеге имтиханны тапшыручыларга Казанда югары уку йортларына кергәндә өстәмә балл бирсәләр, теләк белдерүчеләр артыр иде. Минем белән килешәсездер, без һәр балл өчен көрәшәбез, безнең өчен бер балл да мөһим», - диде ул җитәкчеләр белән очрашуда.

Быел 35нче лицейда Самира Сәгыйтова гына татар теленнән имтихан тапшырган. «Минем сыйныфта татар теле дәресләрен укыган сыйныфташларым татарча бик яхшы белә. Алар белән без олимпиадаларда катнашабыз. Әмма алар арасыннан татар теленнән республика имтиханын бары мин генә тапшырдым. Минемчә, 11нче сыйныфта укучылар татар теленнән республика имтиханын тапшырсын өчен мотивация җитми. «Татар телен беләм, миңа шул җиткән», - дип уйлыйлар», - дип чаң сукты ул.

Мәсәлән, Казан шәһәренең 171нче мәктәбе укучысы Карина Хәйруллинаның БДИ нәтиҗәсе буенча КФУның «татар филологиясе» юнәлешенә керергә балл җитеп бетмәгән.

«Татар теленнән имтиханны 92 баллга язса да, татар теле юнәлеше буенча югары уку йортына керә алмый, чөнки бердәм республика имтиханы баллары исәпкә алынмый. Каринага өч балл җитмәгән, шунлыктан, ул Казан дәүләт аграр университетына укырга керергә уйлый. Шулай булгач, татар теленнән имтихан тапшырган укучылар да югала бара. Өстәмә балл белән генә мотивацияне күтәреп буладыр», - диде Самира Сәгыйтова.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Самира Сәгыйтованың тәкъдимен контрольгә алды. «Без бу хакта ректорлар советына, Казан федераль университетына яңадан мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Өстәмә балларның гомуми саны закон нигезендә 10нан артырга тиеш түгел. Бу мәсьәләне күтәргәнебез булды. Мөмкинлекләр бар. Өстәмә балларны югары уку йортлары үзләре хәл итә. Кабул итүгә кагылышлы устав документында өстәмә пункт итеп кертә алалар», - дип аңлатты ул.

Илсур Һадиуллин әлеге җиде укучы белән элемтәдә торачакларын әйтте. «Чөнки бердәм республика имтиханын тапшыручылар 70 тә, 700 дә түгел, җиде кеше генә. Җиде кешегә югары уку йортларында игътибар булырга тиеш. Контрольгә алдык», - диде ул.

Казан шәһәренең «171 нче урта мәктәбе» туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гарапшина чыгарылыш укучыларның КФУның «татар филологиясе» юнәлешен сайлаган очракта да, аларның өстәмә тест рәвешендә эчке имтихан тапшырырга туры киләчәген әйтте. «Алар инде бердәм татар теленнән республика имтиханын тапшырды бит, тагын өстәмә имтихан тапшырырга тиеш булалар. Менә ул кирәк микән? Аларга ул тагын стресс була. Әңгәмә дә (собеседование) җитә торгандыр», - диде. «Күреп, очрашып, сөйләшү дә зыянга булмас дип уйлыйм. Сөйләшербез», - дип җавап бирде Илсур Һадиуллин.

  • Чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100